Бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында юл-транспорт тармагында хезмәттәшлек итү турындагы берничә документка имза салынды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы — «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия тимер юллары» ААҖ арасында тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ тимер юл транспортында пассажирлар йөртү күләмнәрен арттыру, республикада тимер юл инфраструктурасын үстерү, Татарстан территориясендә төрле проектларны гамәлгә ашыру өлешендә үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «Халыкара транспорт коридорлары дирекциясе» КАБО, «Бердәм транспорт дирекциясе» КАБО, шулай ук Россия юл фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләргә имза салынды.