Рөстәм Миңнеханов Сбербанк ИТ-белгечләре өчен технохаб ачуда катнашты

01.12.2022

Бүген Сбер Казанда цифрлы продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләр өчен үзенең икенче технологик үзәген ачты. Технохаб  Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта урнашкан. Офисны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, өлкән вице-президенты, Сбербанкның «Технологияләр» блогы җитәкчесе Андрей Белевцев ачтылар.

Технохабта эшләүчеләр, тестчылар, аналитиклар, мәгълүмат системаларын озата баручы белгечләр, дата-сайентистлар, кибер иминлек буенча экспертлар һәм башка белгечләр эшләячәк.

3,5 мең кв. метр мәйданлы яңа хаб 250 эш урынына исәпләнгән. Проектның дизайн-концепциясенең үзәгендә-офис тормышының төрле сценарийларын исәпкә алып, максималь уңайлык киңлеге идеясе: команда яки индивидуаль эш өчен open-space, 12 күп функцияле сөйләшү бүлмәсе һәм эшләү өчен 9 кабинет. Офисның гибрид форматы берьюлы 300 кешегә кадәр урнашырга мөмкинлек бирә.

Технохаб диварлары Сбер Kandinsky нейрочелтәре ярдәмендә ясалган абстракт иллюстрацияләрне бизи, төсләр гаммасы җылы, якты тоннарда сакланган, ә бөтен киңлектә технохаб өчен махсус эшләнгән авторлык металл скульптураларын очратырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстанның Сберның «Мәктәп 21» программалаштыру мәктәбендә дә,  Еаптекасында да - күп кенә проектларында сынау төбәге булуын искәртте.

«Бүген без ачкан технохаб банкның төп элементларының берсе булачак. Монда югары квалификацияле ИТ-белгечләр Сберның цифрлы продуктларын төзиячәкләр һәм үстерәчәкләр. Республикада булдырылган ИТ-инфраструктура Сбербанкның яңа идеяләрен тормышка ашыруга ярдәм итәр дип ышанам. Хәерле юл сезгә» - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Казанда шулай ук илдә беренче ислам банкингы үзәге ачылды.

Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, үз чиратында, яңа ИТ-паркны бик яратып каравын билгеләп үтте. Безнең бу паркта «якорь компаниясе» булуыбыз бик шәп, диде ул, монда технохабта флагман, төп ИТ-продуктлар эшләнәчәк, алардан башка заманча Сбер була алмый.

Бу - хезмәткәрләр өчен икенче шундый технология үзәге, анда уйлап табучылар, аналитиклар һәм башка белгечләр бер мәйданда эшлиләр. Белгечләр бер урында туплангач, аралашалар һәм тәҗрибә уртаклашалар, җитештерүчәнлек арта һәм нәтиҗә тизрәк ирешелә.

Белешмә өчен:

Сбербанк - Татарстан Республикасының ышанычлы стратегик партнеры. Бүген банкның клиентлары булып 2,4 млн татарстанлы, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре (Татнефть, КАМАЗ, Татспиртпром, Ак Барс холдинг, КВЗ) тора. Татарстанда банк офисларының ил буенча иң эре челтәрләренең берсе (382 офис, 900 дән артык үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмасы, 7 күчмә касса хезмәте пункты). Бу банк хезмәт күрсәтүләренең югары дәрәҗәсен тәэмин итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.