Татарстанда 10 айда 1 млн 264 мең тонна сөт савылган, 342 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 1 млрд 28 млн данә йомырка җитештерелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек өлкәсендәге 2022 елның 10 ае эшенә нәтиҗә ясады.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды. Аны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2022 елның 10 аенда Татарстан авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 122 млрд. сум алынган, шуның 85 млрд. сумы, ягъни 70% ы, терлекчелеккә туры килә (алдагы елга карата 20% арту белән).
Шул исәптән сөт сатудан 38,8 млрд. сум (2021 елга карата 138%), терлек һәм кош-корт – 40,9 млрд. сум (109%), йомырка - 5,4 млрд. сум (107%) алынган.
1 млн 264 мең тонна сөт савылган, бу 2021 елга карата 105% тәшкил итә.
342 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. Шуның 178 мең тоннасы, ягъни 52% ы, республика кошчыларына туры килә.
1 млрд. 28 млн. данә йомырка җитештерелгән (2021 ел дәрәҗәсенә карата 102%).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада җитештерү күләмнәре үсеше темплары сакланган.
«Терлекләрнең баш саны һәр районның тотрыклылыгы һәм нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булып тора», - диде Марат Җәббаров. Агымдагы елның 1 ноябренә республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 635 мең баш мөгезле эре терлек бар, 2021 елга кимү 4% тәшкил итә.
Шул ук вакытта кош буенча 6% ка арту күзәтелә. Дуңгызларның баш саны узган ел дәрәҗәсендә теркәлгән.
Муниципаль районнар киселешендә мөгезле эре терлекләр саны турында сөйләгәндә, министр Минзәлә районында иң зур үсеш - 5300 баш терлек, дип белдерде. Кукмара районында 4000 башка күбрәк мал, Әтнә районында 2000 башка күбрәк. Саба, Мамадыш, Балтач районнарында да уңай динамика.
Тискәре динамикалы районнар арасында – Чистай, Кайбыч һ. б.
Көтү үрчетүгә килгәндә, 2022 елның 10 аенда 217 мең бозау алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 99% тәшкил итә. Шул ук вакытта соңгы 4 айда бозаулар үрчеменең артуы күзәтелә. Сыерларны һәм таналарны орлыкландыру буенча да уңай динамика бар, узган ел дәрәҗәсенә карата 103%.
«Сөт җитештерү күрсәткече - хуҗалыкларның хәллелек күрсәткече», - диде министр. Сөт күләмен арттыру буенча лидерлар: Кукмара, Саба һәм Әтнә районнары. Республикада 10 айда сөт буенча гомуми үсеш 60 мең тонна тәшкил иткән, шуларның 43 мең тоннадан артыгы, ягъни 70% ы - бу өч районда.
Көн саен авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 4128 тонна сөт җитештерелә. 1 сыерга көнлек продуктлылык 19,3 кг тәшкил итә (2021 елга карата 2,5 кг үсеш)
Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кукуруз һәм көнбагыш җыештыруның барышы, шулай ук уҗымнарның торышы турында да сөйләде.