Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

01.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Сәмәркандка (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәренә килде.

Визитының максаты - Россия-Үзбәкстан бизнес-форумында катнашу. Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов катнашында уза.

Иртәгә, 2 декабрьдә, пленар утырыш узачак, анда Рөстәм Миңнеханов чыгышы планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.