Бүген Казанда «Пирамида» ККРК мәйданчыгында «Мәрхәмәтле Татарстан» ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе конкурс форматында Татарстан территориясендә ихтыярый эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында уздырыла.
«Без сезнең ихтыяр көчегезгә, риясызлыкгыгызга, игелегегезгә, шулай ук гражданлыгыгызның чагылышына сокланабыз. Залда республиканың эре предприятиеләре вәкилләре дә, читтә калмаган һәм Татарстан халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуарлар да бар. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм!» - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ихтыярыйлык традицияләре тарихи яктан барлыкка килгән. Моның ачык мисалы – Казан губернасының Свияжск өязе Ключищи авылында туган Дарья Севастопольская. Илебез тарихында беренчеләрдән булып шәфкать туташларының берсе, ул Россия Кызыл Хач тарафдары була.
«Бүген, махсус хәрби операция уздыру шартларында берләшергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүче, махсус хәрби операция уздыру территориясендә гуманитар миссияләрдә катнашучы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче барлык ихтыярый ярдәмчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Республикасы сезнең белән горурлана!» - дип өстәде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Ел волонтеры-2022» номинациясендә җиңүчене бүләкләде. Ул Казаннан Хөсәен Сафаулдиин булды.
Беренче тапкыр премия форматындагы чара 2021 елда үтте. Элегрәк бу исем астында «Мәрхәмәтле Татарстан» ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә республика конкурсы уздырылган иде, ул 2010 елдан бирле ел саен уздырыла иде
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында гомуми саны 125 мең волонтер булган 1 мең 247 ирекле берләшмә эшли. Волонтерлар экология, медицина, спорт, социаль проектлар, мәдәният, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү кебек өлкәләрдә эшлиләр Татарстан 4 ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге» бөтенроссия ихтыярый инициативаларга ярдәм итү конкурсында җиңүче була.