Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта уза торган Россия-Үзбәкстан бизнес-форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада Россия һәм Үзбәкстан хөкүмәтләре башлыклары катнаша.
Форумны модераторы буларак, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстанны Үзбәкстан белән актив хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең берсе буларак тәкъдим итте һәм Татарстан Президентыннан уңышлы тәҗрибә турында сөйләвен сорады.
«Татарстан, Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган регионнарының берсе буларак, безнең илләр арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов бизнес-форумда катнашучыларны сәламләүдә.
Ул быел Үзбәкстанда ике мөһим уртак проект гамәлгә ашырылуын искәртте. Бу - «Чирчек» химия-индустриаль технопаркын һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Җизак шәһәрендәге филиалын ачу. Моннан тыш, берничә эре сәнәгать предприятиесе актив хезмәттәшлек алып бара.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан - Үзбәкстан товар әйләнеше 193 миллион доллардан артып киткән. «Бы елның 9 аенда без товар әйләнешенең 47 процентка артуын күзәтәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул гуманитар үзара бәйләнешне киңәйтүнең мөһимлегенә аерым тукталды. Бүген Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 3335 студент белем ала.
« Үзбәкстан җитәкчелегенә татар җәмгыятенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.