Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волонтерлар белән очрашты. Очрашу «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мәрхәмәтле Татарстан» ихтыярыйлык өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында узды.
«Сезнең файдалы булуыгыз теләге, ярдәм итү - иң югары бәягә лаек. Волонтерлык - җан торышыннан килә. Сезнең ихтыяр көчегезгә сокланам», - диде Президент, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, волонтерлар хәрәкәте Универсиада вакытында нигездә формалашкан һәм бүген республикада 125 мең кеше катнаша. «Республикада волонтерлар хәрәкәте иң профессиональ һәм әзерлекле. Сез - җитди көч", - диде Президент.
Очрашуда Аммар Хөсәен үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Волонтер-медик, ул пандемия чорында кызыл зонада булышкан.
Түбән Кама укучысы Мансур Габдуллин үзенең балалар лагерьларында ихтыярыйлык хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлгән «Балаларга игелек» проектында катнашуы турында сөйләде.
Әңгәмә вакытында аерым тема ДНР һәм ЛНР территориясендә гуманитар миссияләрдә катнашучы волонтерларга багышланган иде. Игорь Храмов Донецк Халык Республикасына өч тапкыр барган, анда җирле халыкка ярдәм иткән.
Шулай ук бүген республикада «Помощь рядом - Янәшәдә ярдәм» проектында катнашучы 6 меңгә якын волонтер бар, алар арасында ДНР һәм ЛНРга даими йөрүче ирекле ярдәмчеләр дә бар.
Рөстәм Миңнеханов мөмкин булган хәфефләргә карамастан, мохтаҗларга ярдәм итү идеясеннән баш тартмаган бу кешеләрнең батырлыгын аерым билгеләп үтте.