Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары - департаменты башлыгы Виталий Маркелов «Казанкомпрессормаш» АҖдә булдылар

07.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары - департаменты башлыгы Виталий Маркелов «Казанкомпрессормаш» АҖ цехларында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Виталий Маркелов Казанда эш сәфәрендә.

«Казанкомпрессормаш» АҖ («Группа «ГМС» АҖ) территориясенә килгәч, Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов механик җыю эшләре, җыю цехы һәм башка җитештерүләр эшчәнлеге белән таныштылар.

Шулай ук предприятиенең алга таба үсешен, шул исәптән компрессор җайланмаларын җыю һәм сынау буенча яңа цехлар төзү планнары тәкъдир ителде.

Аңлатмаларны «Группа «ГМС» АҖ генераль директоры Артем Молчанов, «Казанкомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев биреп барды.

Аннары киңәшмәдә кайбер юнәлешләр буенча предприятиеләрнең эш нәтиҗәләре, предприятиене үстерүнең «юл картасы», шулай ук Татарстан белән «Газпром» ГАҖ хезмәттәшлеге кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыру адымнары буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Газпром» ГАҖ - Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Ул ассызыклаганча, «Казанкомпрессормаш» АҖ үсеш программаларын уңышлы гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр һәм җитәрлек компетенцияләр бар. Бүген яңа шартларда эшне дәвам итү һәм алдан билгеләнгән планнарны үтәү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.