Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты

07.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Светлана Радионова Казанга Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстанда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү проекты, башка актуаль темалар да кузгатылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.