Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әмөхәммәд А.Ә. Әлмәграви белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әмөхәммәд А.Ә. Әлмәграви җитәкчелегендәге Ливия Дәүләте делегациясе Казанда эш сәфәрендә (2023 елның 5-8 феврале).
Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарында эшлекле очрашулар, кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булу, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк эшчәнлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башкалар белән танышу планлаштырылган .
Очрашу барышында Россия-Ливия мөнәсәбәтләре кысаларында озак вакытлы хезмәттәшлек, кайбер проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук үзара кооперация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул Ливиягә (2001 һәм 2008 елларда) барган булган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача гына Татарстанның үсеше, аның икътисадый потенциалы турында сөйләде. Төбәктә нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеш алган, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Татарстан җитештерелгән сәнәгать товарларының яртысын экспортка җибәрә. Хәләл индустрия актив үсә, шул исәптән продукция экспорты да.
Бүген Татарстан ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр белән актив хезмәттәшлек итә. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулды.
Татарстан башкаласы - Казан - 2022 елда киң чаралар программасы белән ИХО яшьләр башкаласы булды. Глобаль яшьләр саммиты төп вакыйгага әверелде.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «KazanForum» халыкара икътисадый саммиты Россиянең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы булып кала бирә. 2023 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары белән ул федераль дәрәҗәдәге чарага әйләнде.
Рөстәм Миңнеханов Ливиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Ливия делегациясен форумда катнашырга чакырды.
Моннан тыш, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча да зур эш алып барыла, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы» дәүләт корпорациясе - ислам илләрендә абруйлы һәм йогынтысы булган иҗтимагый-сәяси әһелләре, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре дәрәҗәсендәге консультацияләр мәйданчыгы.
Очрашу кысаларында К(И)ФУда Ливия студентлары укуын билгеләп үтелде. Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында Ливия студентлары саны артачагына өмет белдерде.
Бүген Россия-Ливия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Ливия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өстендә активрак эшләү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Илчегә Татарстанга игътибарлары һәм республикага визиты өчен рәхмәт белдерде.