Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Уртак проектлар, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры катнашты.