Татарстанда 2023 елда территорияләре яңартылачак күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 1,5 меңгә якын очрашу уздырылган. Аралашу барышында, йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, алда торган эшләрнең схемалары расланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, программаның мөһим өлеше - ел саен уртача 250 мең кешегә җитүче халык белән үзара хезмәттәшлек күрсәткече.
«Бу планканы елдан-ел сакларга тырышабыз. Ишегаллары саны - төп күрсәткеч сан түгел, ә менә бу программа колачлаган халык саны безнең өчен бик мөһим. Бу якынча 250-300 мең кеше», - дип аңлатты Арина Петрова.
Нотыкчы сүзләренә караганда, ишегалларында яшәүчеләр белән хезмәттәшлекнең төп инструментларының берсе җанлы форматта очрашулар булып кала.
«Без инде 2023 ел программасында катнашучы барлык кешеләр белән очраштык. 1,5 мең очрашу уздырылган. Әлеге кешеләр гомуми җыелыш протоколларына төзекләндерү эшләре схемаларын килештереп кул куйдылар«, - дип төгәлләштерде «Безнең ишегалды» программасы кураторы.
Аның сүзләренчә, быел эшләр өчен кирәкле барлык җайланмалар да сатып алынган. Сүз гомуми суммасы 760 млн сумлык 16 мең берәмлек төрле җайланма турында бара.
«Март аенда ук ишегалды активы белән очрашырга телибез. Үз ишегалдын төзекләндерүдә катнашырга теләүчеләр белән кабат аралашырга. Бу республиканың 12 районында массакүләм очрашулар булачак», - дип нәтиҗә ясады Арина Петрова.
«Безнең ишегалды» колачлы республика программасы башланганнан бирле татарстанлылар 41 меңнән артык мөрәҗәгать җибәргән. Ел саен сораулар саны кими бара, бу халыкның мәгълүматлы бубулын һәм программаның максатлары турында белә башлавын күрсәтә. Брифингта «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләгәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның төп принципларыннан берсе - җирле халык белән җанлы элемтә. Киләчәктә куллану мөмкин кадәр уңай булсын өчен, алар үз ишегалдын яңартуның конкрет параметрларын билгеләргә тиеш.
Моның өчен берьюлы дүрт элемтә коралы булдырылган: программаның профиль сайты, кайнар телефон линиясе, WhatsApp хәбәрчесе чат һәм Телеграм хәбәрчесендә диалог.
«Өч ел эчендә бу каналлар буенча 41 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Шуларның 10 меңе 2022 елда килде. Мөрәҗәгатьләрнең иң күп саны 2020 елда, программа башланганда иде. Ел саен күрсәткеч кими. Бу халыкның программаның эше турында күбрәк мәгълүмат алуы һәм аны күпкә яхшырак аңлавы турында сөйли», - дип аңлатты Наилә Зиннәтуллина.
Аның сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында халык белән тиз арада аралашу яңа дәрәҗәгә чыкты. «Социаль медиада җавапның уртача вакыты 25 минут. Программа эшләгән вакытта 1 миллионнан артык кеше катнашкан» узган өч елда 13 мең очрашу үткәрелгән», - дип йомгак ясады Наилә Зиннәтуллина.