Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү буенча республика оештыру комитетын үткәрде

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов 2023 елдан форумның федераль статус алуын искәртте. Аны әзерләү һәм уздыру «Росконгресс» фонды белән партнерлыкта узачак.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «KazanForum» Россия Федерациясе белән мөселман илләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен нәтиҗәле икътисадый корал булып тора. Форум шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора (аны Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли).«Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы 18-19 майда узачак.

2 февральдә Мәскәүдә оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин беренче утырышны үткәрде, алдагы эш буенча кирәкле күрсәтмәләр бирде. Федераль оештыру комитеты утырышы йомгаклары буенча беркетмә проекты әзерләнде. Форумның эшлекле программасы формалаштырылды, форумны уздыруның рәсми урыннары билгеләнде.

Төп чаралар «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә, Казан Кремлендә, Казан Ратушасында, Казан Теннис академиясендә, Агросәнәгать паркында, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак.  

Рөстәм Миңнеханов чараларны уздыру мәйданчыкларын җентекләп әзерләргә, кунакларны урнаштырырга, хуҗалык ягыннан тәэмин итүне, туклануны, транспорт логистикасын тәэмин итәргә кирәклегенә игътибар итте.

«Росконгресс» фонды директоры Александр Стуглев хәбәр иткәнчә, KazanForum әзерләү эше инде тулы көченә бара. Ул 2023 елдан «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы халыкара вакыйгалар календарендә ныклы урын алып торачагына ышаныч белдерде.

Форумның төп чаралары турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул, аерым алганда, 17 майда парламентара комиссияләр һәм эшче төркемнәр утырышлары узачагын, 18-19 майда «Казан-Экспо» мәйданчыгында 127 эшлекле сессия һәм чара, 20 майда Казан Агросәнәгать паркында хәләл продукция ярминкәсе, көннең мәдәни программасы мөселман модасы шоуларыннан, башка чаралардан торачагын хәбәр итте. Форумның тулы программасы сайтта бар - https://kazanforum.ru/

Форумны уздыруга мәдәният объектларының әзерлеге турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Ул Казан театрлары репертуары проектын тәкъдим итте, шулай ук сувенир продукциясе белән тулыландыру өлкәсендә башкарылган эшләр турында хәбәр итте.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев форум чараларына мәгълүмати ярдәм күрсәтү ничек күздә тотылуын, ММЧ өчен ачык аккредитация (апрель уртасына кадәр дәвам итәчәк) турында сөйләде.

Форумны үткәрү буенча төбәк оператив штабын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров җитәкли. Штаб киңәшмәсе атна саен үткәреләчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.