2022 елда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башкаруында 3 млн га якын башкарма производство булган, бер суд приставы-башкаручыга йөкләнеш 8800 башкарма производство тәшкил иткән. Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе коллегиясендә әнә шундый мәгълүмат хәбәр иттеләр.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Төп тема: ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычларны билгеләү.
Коллегия эшендә шулай ук Суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары генерал-лейтенант Елена Захаркина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Төп нотык белән Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров чыгыш ясады.
Рөстәм Нигъмәтуллин, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, 2022 ел дәвамында матди-техник тәэмин ителешне арттыруга, суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар дәвам итүен билгеләп үтте. Баш идарәнең структур бүлекчәләре биналарында капиталь ремонт үткәрелде һәм Казанның Идел буе, Киров, Совет районнарында, шулай ук Чаллыда, Татарстан Республикасының Тукай, Зәй, Югары Ослан районнарында суд приставлары бүлекчәләре яңа урынга күчте. Капиталь ремонтка акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә республиканың социаль-икътисадый үсешенә тискәре тенденцияләрнең йогынтысын киметү чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде. Хакимият органнарының, бизнес һәм халыкның җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урынны саклап калды, дип искәртте Рөстәм Нигъмәтуллин.
2022 елда республика 13 илкүләм проектта (49 төбәк проекты) катнашты, аларны гамәлгә ашыруга 43,7 млрд. сумнан артык акча җибәрелде. Социаль билгеләнештәге һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасы тормышка ашырылды. 2023 елда республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
«Без элеккечә үк сез эшләргә мәҗбүр булган зур йөкләнешне билгеләп үтәбез, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин приставларга мөрәҗәгать итеп. - 2022 елда 3 млн. га якын башкарма производство үтәлгән, бер суд приставы–башкаручыга йөкләнеш 8800 башкарма производство тәшкил итә».
Әйтик, алиментларны түләттерү турында башкарма документларның күп килүенә карамастан, башкарма производстволарның калган өлеше өч ел дәвамында тотрыклы булып кала. Алиментлар түләтү буенча актив эшне дәвам итәргә кирәк, диде Нигъмәтуллин, 2022 елда әлеге категориядәге башкарма производстволарның 42,3%тан артыгы тәмамланган.
Баш идарәнең суд приставлары-башкаручылары 2022 елда алимент түләүдән качкан бурычлыларга карата 2390 административ беркетмә төзегән (КоАП 5.35.1 ст.1 ө.); 1035 зат җинаять җаваплылыгына тартылган (РФ ҖК 157 ст. 1 ө.). Башкарылган эш 2022 елда 751 млн. сумнан артык алимент түләргә мөмкинлек биргән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 238 млн. сумга күбрәк.
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, алимент түләүләре буенча бурычларны түләттерүне тәэмин итүдә ведомствоара эшче төркемнең эше дә уңай нәтиҗәләр биргән, әмма әле эшлисе эшләр бар.
Хезмәт өчен түләү буенча бурычларны җыю мәсьәләсе актуаль булып кала. Әлеге категориядәге башкарма производстволарның 75,3%ы тәмамланган. 139 млн. сумнан артык акча түләттерелгән, 2021 елда нибары 72 млн. сум түләтелгән. Бу юнәлештәге эшне хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә дәвам итәргә кирәк, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычларны түләтү буенча чаралар комплексы кабул итәргә кирәк. 2022 елда бу категория эшләренең 48,6%тан артыгы приставлар тарафыннан тәмамланган. Һичшиксез, түләүләр җыю буенча төп эш идарәче оешмаларда һәм муниципаль берәмлекләрдә ята. Әмма суд приставларына да милекне кулга алу, Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү, шул ук вакытта «Юл приставы» комплексын нәтиҗәле файдалану кебек механизмнардан файдаланырга кирәк.
2023 ел төрле иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булачак, дип искәртте Рөстәм Нигъмәтуллин. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Гыйнвар ахырында Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары уңышлы узды, аларда Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 2 меңнән артык делегат катнашты.
Май аенда республика «Россия-ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын кабул итәчәк.
Зур чараларны лаеклы рәвештә уздыру - Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең хакимият органнары һәм тармакларының иң беренче бурычы, дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин. Соңыннан ул ведомство хезмәткәрләренә катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында һәм махсус хәрби операция уздыру шартларында эшләгән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук приставларның алга таба да үз эшләре белән мәҗбүри үтәү чараларын вакытында һәм законлы үтәүләрен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде.