Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе коллегиясе утырышы узды. Утырышта катнашучылар ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Коллегия эшендә суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары генерал-лейтенант Елена Захаркина (видеоконференцэлемтә режимында) һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Төп нотык белән Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров чыгыш ясады.
Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү бурычын гамәлгә ашырганда, Баш идарә хезмәткәрләре көче белән барлык федераль судлар һәм җәмәгать судьяларының суд участоклары саклана. 2022 елда суд приставлары үткәрү режимын гамәлгә ашырганда судларда 1224 (АППГ – 940) тыелган предметлар ачыклаган.
Эчке эшләр органнарына ярдәм күрсәткәндә ОУПДС буенча суд приставлары тарафыннан эзләүдә булган 89 кеше тоткарланган, шуларның 8е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен.
2022 елда башкарма эшләр алып бару өлкәсендә башкару документларының 6 процентка артуы теркәлгән. Динамика судлар тарафыннан бирелгән документларның артуына бәйле.
Республика буенча уртача алганда, бер суд приставы-башкаручыга 8 меңнән артык башкарма эш алып бару туры килгән.
Узган елда мөлкәткә арест салу, эзләү, административ тәэсир итү чараларын куллану рәвешендә электрон форматтагы һәм классик башкару чараларын куллануга аерым игътибар бирелгән.
2022 елда суд приставлары тарафыннан 6 млрд. сумга 11359 арест (АППГ - 8878 арест) салынган (АППГ – 5,5 млрд. сум).
Сатуга тапшырылган арест салынган мөлкәтнең бәясе 3 млрд. сум (АППГ – 2 млрд. 167 млн. сум), милекне сатудан килгән ярты миллиард сумнан артыгы (543 млн. сум) акчаларын эзләтеп алучыларга күчерелгән инде.
Узган ел бурычлыларны һәм мөлкәтне эзләү чарасын актив кулланганнар. Эзләү буенча барлыгы 7 меңнән артык (АППГ - 6 мең) эзләү эшләре каралган, шуларның 3301е (АППГ – 2299) туктатылган, шул исәптән 52%ы бурычлы кешене яки аның мөлкәтен эзләүгә бәйле.
2022 елда Баш идарәнең структур бүлекчәләрендә административ хокук бозулар турында 13265 эш (АППГ – 12705) кузгатылган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 560ка күбрәк. Шуларның 4 меңгә якыны (3966) – суд приставы таләпләрен үтәмәгән өчен (АППГ – 3798), 2,4 меңе (2390) – бурычлыларны алимент түләүдән качкан өчен– 2957), - 1,7 (1671) – административ штрафларны түләмәгән өчен (АППГ-1464), 16 мең (1593) – мөлкәтсез характердагы башкарма документлар таләпләрен үтәмәгән өчен (АППГ-1579).
Баш идарә тикшерүчеләре тарафыннан 1061 җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта эшләрнең 98 проценты РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча алимент түләүдән качып йөрүчеләргә карата кузгатылган.
Барлыгы 1206 (АППГ - 1369) җинаять эше тикшерелгән, шуларның 988ендә тикшерү тәмамланган һәм гаепләү акты белән судка җибәрелгән. Тикшерүнең нәтиҗәлелеге 99,3 тәшкил итә.
Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге Баш идарәнең эше микрофинанс эшчәнлеген һәм срогы чыккан бурычны кайтару эшчәнлеген башкарганда гражданнарга карата хокуксыз гамәлләрне булдырмау һәм кисәтү буенча чаралар күрүгә юнәлдерелгән. 2022 ел ахырына дәүләт реестрында 13 юридик зат тора, шул ук вакытта 2022 елда 230 номерлы Федераль законны берничә тапкыр бозган өчен дәүләт реестрыннан бер юридик зат чыгарылган.
Әлеге өлкә мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны 22%ка арткан: 825тән 1159га кадәр.
РФ КоАП 14.57 маддәсе буенча Баш идарәсенең вазыйфаи затлары тарафыннан төзелгән беркетмәләр саны 5 тапкырга диярлек арткани - 2021 елда 48 беркетмәдән 2022 елда 223кә кадәр. Беркетмәләр буенча суд тарафыннан билгеләнгән штрафларның гомуми суммасы узган ел 16 млн. сумга арткан һәм 17,5 млн. сум тәшкил итә.