Рөстәм Нигъмәтуллин Минзәлә муниципаль районы Советының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча утырышында катнашты

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Минзәлә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул районның кайбер объектларында булды, шул исәптән «Минзәлә» футбол манежын карады, «Ялкын» яшьләр үзәгендә (волонтерлык пункты)волонтерлык үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук Рөстәм Нигъмәтуллин М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең тулай торагын карады. 

Аннары район мәдәният йортында (Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 69 йорт) Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы утырышы узды. Минзәлә муниципаль районының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар куелды.

Төп нотык белән Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады. Ул районда уртача хезмәт хакын арттыру, салымнар җыю, яшьләрне спорт һәм патриотик тәрбияләү эшен көчәйтү бурычын куйды.  "Илдә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларында катнашуны дәвам итәргә һәм район өчен социаль әһәмиятле объектлар төзүне һәм ремонтлауны туктатмаска кирәк", – диде район башлыгы.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Ул узган ел рекордлы күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта Рөстәм Нигъмәтуллин медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту, шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру, урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү, газлаштырып бетерү бурычын куйды.

Аерым алганда, ил Президенты В.В. Путин кушуы буенча «Газпром» компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган торак пунктларны газалаштырып бетерү программасы - мөһим юнәлешләрнең берсе. Әлеге программа ярдәмендә узган ел республикада газүткәргеч 12 мең йортка җиткерелгән, 6,7 меңнән артык йорт газга тоташтырылган. Минзәлә районында бу программа 9 торак пункттагы 154 участок чикләренә җиткерергә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта 70ләп йорт газга тоташтырылган.

Район администрациясенә йорт хуҗалары белән эшләүне көчәйтү, барлык йортларны газга тоташтыруны тәэмин итү мөһим.

Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елда барлык республика программаларын узган ел дәрәҗәсендә саклап калу турында карар кабул итүен искәртте. Билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру бары тик республика икътисадында ирешелгән темпларны саклап калганда гына мөмкин, бу һәр муниципалитет ягыннан катнашуны таләп итә.

Район үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Нигъмәтуллин Минзәлә районының 2022 елда җыелма территориаль продукты (район бәяләве буенча)  буенча Минзәлә районы муниципалитетлар арасында 32 нче урында, якынча 11,1 млрд. сум тәшкил итәчәген искәртте.

Районның җыелма территориаль продукты структурасында 51% сәнәгать предприятиеләренә туры килә. Төяп җибәрелгән продукция күләме буенча район 25 нче урында. Сәнәгать җитештерүе индексы – 101,3% (ТР буенча – 106,6%), бу барлык шәһәрләр һәм районнар арасында 22 нче урын.

Республикада агросәнәгать комплексы үсешенә аерым игътибар бирелә. Россия төбәкләре арасында Татарстан (2022 елның якынча нәтиҗәләре буенча) сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора. 2022 елда, Татарстан тарихында беренче тапкыр, хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча 2 млн тонна сөт җитештерелгән. Төбәк бәрәңге җыю буенча - 2 нче, сугым өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча – 6 нчы, йомырка җитештерү буенча – 7 нче, ашлык җыю буенча 9 нчы урында тора. Хисап елында республикада бөртеклеләрнең бай уңышы – якынча 5,2 млн тонна җыеп алынган.

Ел Минзәлә районы аграрийлары өчен дә уңышлы булды. 2022 елда агросәнәгать комплексының республика рейтингында Минзәлә районы 14 нче урында тора, бу узган ел нәтиҗәләреннән 4 нче позициягә яхшырак.

Мәгариф мәсьәләләре турында сөйләгәндә, Нигъмәтуллин Минзәләнең данлы тарихы булган (1932 елда оешкан), бай традицияләре булган Муса Җәлил исемендәге педагогика көллияте белән танылган булуын искәртте. Көллият потенциалын Минзәлә районы мәктәпләре укытучыларын әзерләүдә һәм квалификацияләрен күтәрүдә нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

Сәламәтлек саклау сыйфатын күтәрү максатында республикада соңгы елларда барлык дәрәҗәдәге медицина учреждениеләрен – беренчел буын, район һәм республика хастаханәләрен, югары технологияле үзәкләрне модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. 2022 елда республикада 59 объект төзелгән һәм 83 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган.

Шул исәптән Минзәлә районында, Юртово бистәсендә модульле технология буенча ФАП төзелгән. Элеккечә район сәламәтлек саклау челтәрендә кадрлар кытлыгы кала.

Минзәлә районы Советы утырышы җитештерү алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.