Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын үткәрде. Республика сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Иминлек советы әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе элегрәк ТР Иминлек советында 2021 елда каралган иде. Ләкин бүген сәнәгать алдында яңа проблемалар һәм бурычлар тора. Еш кына предприятиеләр эш сменасын тәэмин итү турында үзләре кайгырта, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бүген мөһим бурыч – кадрлар сәясәтен камилләштерү буенча чаралар эшләү.
Республикада һөнәри белем бирү системасы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, төбәктә 99 һөнәри белем бирү оешмасы эшли. 2022 елгы чыгарылыш якынча 17,4 мең кеше тәшкил итте, шул исәптән 11 меңгә якыны – икътисадның реаль секторы өчен. 2014 елдан республикада ресурс үзәкләре челтәре формалаша, бүгенге көнгә алар 45әү. Шул исәптән 9 ресурс үзәге - машина төзелеше юнәлеше, аларда 10 меңнән артык студент белем ала.
Кадрларга төп заказ бирүчеләр булып «КАМАЗ» ГАҖ, Казан авиация заводы, Казан вертолетлар заводы, Алабуга автозаводы, «Алнас» ҖЧҖ һәм башкалар тора.
Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ ихтыяҗлары өчен Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, Поташов исемендәге техник колледж, Чаллы политехник көллияте кадрлар әзерлиләр.
Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, кадрларга ихтыяҗ арту сәбәпле, сәнәгать предприятиеләренең квалификацияле эшче кадрларга ихтыяҗын бетерү өчен, көллиятләрдә һәм техникумнарда (урта һөнәри белем) бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла.
Моннан тыш, бүген урта һөнәри белем учреждениеләре эш бирүчеләр соравы буенча кыска программалар (3 яки 6 ай) буенча кадрлар әзерлиләр. Ул билгеләп үткәнчә, һөнәри белем бирү системасы студентларны җәлеп итә. Шулай итеп, укучыларның якынча 10%ы - күрше төбәкләрдән. Булган проблемалар арасында министр тулай тораклар җитмәүне, шулай ук техникум һәм көллият биналарын капиталь ремонтлауны, аларның лаборатория базасын яңартуны билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республика сәнәгать предприятиеләре кадрларына агымдагы ихтыяҗ турында сөйләде. Кадрлар структурасына килгәндә, министр билгеләп үткәнчә, 2022 елда бу, барыннан да элек, эшче белгечлекләр (59%), урта буын белгечләре җитмәү булган.
Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ мисалында машина төзелеше предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов йомгак ясап, бүген кадрлар кытлыгын бетерү өчен реаль адымнар ясарга кирәклеген әйтте. Ул юнәлешле министрлыкларга кайбер техникумнарда һәм колледжларда капремонт үткәрү өчен документлар әзерләргә, сәнәгать тармаклары ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең тизләтелгән урта һөнәри белем бирү программалары вариантларын карарга, икътисадның реаль секторына кадрлар җәлеп итү өчен аренда торагы төзү мәсьәләсен карарга кушты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе сәнәгать секторы үсешенә турыдан-туры бәйле.