Роман Шәйхетдинов Зеленодольск муниципаль районында булды

16.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Зеленодольск муниципаль районында булды. Визитының максаты - Зеленодольск  муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәр Советының уртак хисап утырышында катнашу.

Сәфәре кысаларында Роман Шәйхетдинов Зеленодольскта  төзелә торган IT-парк белән танышты һәм аның потенциаль резидентлары белән очрашты. Ул шулай ук Балачак кампусында булды һәм районда яшәүче төрле халыкларга багышланган күргәзмәне карады.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев мәдәни үсеш үзәгендә узган Совет утырышында агымдагы вәзгыять, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеш рейтингында район 18 нче урында тора, бу 2021 ел белән чагыштырганда 6  позициягә югарырак. «Безнең үсеш өчен резервларыбыз бар, аерым алганда, бу авыл хуҗалыгы тармагы, «Красный Восток Агро» компаниясе үсеше», – дип билгеләде башлык.

Узган ел сәнәгать тармагы эшенә йомгак ясап, ул, Зеленодольск предприятиесенең санкцияләр шартларында кайбер катлаулы хәл ителешләргә тапбулды, дип ассызыклады. Әмма ныклы нигез, республика ярдәме, менеджмент һәм хезмәт коллективлары ярдәмендә җитештерү күләмен саклап калу гына түгел, ә арттыру да мөмкин булды. Әйтик, төяп җибәрелгән продукция күләме 57,7 млрд .сум тәшкил итә (2021 ел белән чагыштырганда 6 млрд. сумга күбрәк). Уңай мисал итеп түбәндәгеләр китерелде: Горький исемендәге Зеленодольск заводы, бер ел эчендә 10 судно төзегән, Серго исемендәге завод, ул Россиядә көнкүреш суыткыч техникасын җитештерүче топ-7 заводка керә һәм медицина җиһазларын җитештерү буенча лидерлыкны саклый, Зеленодольск машина төзү заводы, 2022 елда ул 13 газ суырту агрегатын тапшырган һәм 8 млрд сумлык продукция төяп җибәргән.

Яңа тармаклар, кече һәм урта эшкуарлык үсешенең уңай темплары да билгеләнде, дип хәбәр итте башлык. Әйтик, 2022 елда районда 1 479 кече бизнес субъекты теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 66га күбрәк: аларның 207се – эшкәртү производствосында, 232се – төзелештә, 374е – сәүдәдә, 140ы - күчемсез милеккә бәйле гамәлләр башкарганда.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов үз чыгышында шулай ук районның икътисадый күрсәткечләренең яхшыруын билгеләп үтте. Аерым алганда, 2022 елда Зеленодольск муниципаль районының җыелма территориаль продукты 56 млрд.сум тәшкил иткән, ягъни 2021 ел дәрәҗәсенә карата 102,2%. Төзелештәге эшләр күләме 3,2 млрд. сумга җиткән (2021 елда – 749,95 млн.сум). Барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук халык үз акчалары хисабына 140,3 мең кв.метр торак файдалануга тапшырган, бу узган елның шушы чорына карата 155,9% тәшкил итә (90 мең кв. метр). Зеленодольск районы федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашты, шуның нәтиҗәсендә 5 млрд. сум чамасы акча җәлеп ителде.

Спикер шулай ук районның халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдәге уңай динамикасына игътибар итте. Бу эшсезлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү дә, хезмәт хакын 41 мең сумга кадәр арттыру да (узган елга карата 109,4%). Җан башына уртача керем 31 мең сумнан артып киткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4%ка артык. Шул ук вакытта ел саен туучылар саны кимү күзәтелә: 2022 елда районда 1254 бала туган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 319га кимрәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары район җитәкчелегенә күптән түгел федераль хөкүмәт тарафыннан булачак әниләргә һәм балаларга карата җибәрелгән ярдәм чаралары системасы турында халыкка хәбәр итү эшен активлаштырырга кушты.

Утырышка йомгак ясап, Роман Шәйхетдинов хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге төп бурычы – инвесторларны җәлеп итүне һәм федераль һәм төбәк дәүләт программаларында катнашуны тәэмин итү, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эшен оештыру, диде. Ул район башлыгына, җирлек башлыкларына, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм Зеленодольск районы халкына көндәлек хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасында катнашты.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты