Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә Россия белән Таҗикстан арасында төбәкара хезмәттәшлек буенча конференциядә катнаша

02.03.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбегә эш сәфәре кысаларында «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча 9 нчы конференциядә катнаша.

Үзенең сәламләү сүзендә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Таҗикстан белән икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерүче төбәкләрнең берсе буларак Татарстанны билгеләп үтте.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, РФ Премьер-министры Таҗикстан Республикасы делегациясен Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумына чакырды. «Май аенда Казан шәһәрендә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» форумы узачак. Ул финанс, инвестицияләр, эшкуарлык, югары технологияләр һәм төзелеш индустриясе өлкәсендә багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән», - диде Михаил Мишустин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.