Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы идарәләренең оперативлыгы - агросәнәгать комплексының сыйфатлы эшенең кирәкле элементы

07.03.2023

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантана Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. «Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы - авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы да - безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган ел нәтиҗәләре буенча лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән. «"Татарстан - илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә киеренке хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, шулай ук киләчәктә дә уңышлар телим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.