Иртәгә, 7 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырышта республиканың агросәнәгать комплексының 2022 елгы эшенә йомгак ясалачак һәм 2023 елга бурычлар билгеләнәчәк. Чара Казан Экспо»да узачак.
Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Коллегия 10:30 сәгатьтә башлана.