ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

04.03.2023

Татарстанда 1 млн 28 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – еллык планның 33%ы. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Коммерцияءفن төзелеш линиясе буенча еллык планның үтәлеше 42% тәшкил итә. Гомуми мәйданы 598 мең кв. метр булган 81 күп фатирлы йорт тапшырылган. 116 объектта эшләр дәвам итә. Социаль ипотека программасы 27%ка үтәлгән, 44 мең кв. метрлы 15 йорт файдалануга тапшырылган. 55 объект эшләнә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә: 386 мең кв.м, ягъни планның 25%ы тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа кысаларында вәзгыять түбәндәгечә. Быел 600 ятим бала өй туен билгеләп үтәргә тиеш. Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан, Россия Федерациясе бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, сатып алу өчен тәкъдим ителә торган 47 торак бинага аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә.

Быелгы программага кертелгән 78 яшь гаилә буенча Яшьләр министрлыгы барлык муниципалитетлар белән «Электрон бюджет» системасында килешүләр төзегән.

5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 гаилә буенча торак урыннары алу өчен 15 сертификат рәсмиләштерелгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 6 граждан буенча бирелгән документларны тикшерү үткәрелә, шуннан соң сертификатлар рәсмиләштерү башланачак.

Торак төзелешенә ярдәм итү чаралары федераль проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу 14 объект: «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык һәм «Торак» федераль проекты кысаларында 7 объект, аларга 2 юл һәм 5 инженер инфраструктурасы объекты керә. Эшләр 4 объект буенча бара, өчесе буенча - төзелеш сезоны башлануга планлаштырылган.

Быел 9 белем бирү учреждениесе төзелеше илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары буенча алып барыла. Бу - Мамадыш, Биектау, Тукай, Арча районнарында һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 7 мәктәп. Тулаем алганда, алар буенча эшләрнең үтәлеше 47% тәшкил итә. Казанда тагын 2 балалар бакчасы төзелә. «Күчүчән» балалар бакчасының әзерлеге 40% дип бәяләнә. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешендә төзелеш-монтаж эшләрен башкару 3% тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау объектларын төзү дәвам итә. Илкүләм проектка һәм республика программаларына барлыгы 51 медицина объекты кертелгән. Барлык объектлар да контрактланган һәм беренчел медицина звеносына карый. Алар арасында 47 фельдшер-акушерлык пункты, Казан шәһәрендәге һәм Зеленодольск районындагы өч поликлиника, шулай ук Казан шәһәренең Чебакса бистәсендә гомуми практика табибының бер үзәге бар.

Мәдәният тармагында 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Бүгенге көндә алар буенча эшләр 63%ка башкарылган.

Әйләнә-тирә мохитне саклау чаралары - 5 объект-шулай ук федераль программалар кысаларында тормышка ашырыла.

«Экология» илкүләм проекты буенча 4 объектта эшләр дәвам итә. Бу - Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (55% башкарылган эшләр), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (49%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (7%) һәм Казан шәһәрендә Самосырово полигонын рекультивацияләү (59%).

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы штп янында Куйбышев сусаклагычын ярларын ныгыту дәвам итә. Бүгенге көнгә ул 76%ка үтәлгән.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча киң колачлы эш дәвам итә. Быел 68 территорияне яңарту планлаштырылган.

Министр искәрткәнчә, 15 апрельдән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү башлана. 31 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Яшәүчеләрне сораштыру» сервисы һәм «ТР Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасы аша 14 яшьтән башлап республиканың һәр гражданы теге яки бу иҗтимагый һәм ишегалды территориясе өчен тавыш бирә алачак. Иң күп тавыш җыйган проектлар киләсе елга төзекләндерү исемлегенә керәчәк. Тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләр исемлегенә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 250дән артык объект, шулай ук 2 меңнән артык ишегалды кертеләчәк.

Спорт министрлыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча бер республика программасы тормышка ашырыла. Бу 8 спорт объекты һәм 6 балаларны савыктыру лагере төзелеше.

Шулай ук ике республика программасы буенча 18 административ бина төзеләчәк. Бу - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты һәм җирлекләрнең башкарма комитетларының 8 бинасы.

Инженер челтәрләрен модернизацияләү программалары кысаларында бүгенге көндә «Чиста су» федераль проекты буенча Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү дәвам итә - эшләр күләме 76% тәшкил итте. Шулай ук Тукай районы Белоус авылында челтәрләр төзү башланган - үтәлеш 4% тәшкил итә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Саба районында биологик чистарту корылмалары төзү һәм Биектау һәм Саба районнарында су челтәрләре төзү планлаштырыла.

Контроль-күзәтчелек чаралары дәвам итә. Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, ел башланганнан бирле төзелеш мәйданнарында бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар мәйданчыкларга 322 тапкыр чыккан. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе быел 141 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Төп инвестицион-төзелеш идарәсе заказчы булган дәүләт программалары объектларында гыйнвардан февральгә кадәр 159 тапкыр инспекция үткәргән.

115 хокук бозу очрагы теркәлгән, хәзерге вакытка  шуның 100е төзәтелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.