Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуда: Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү - Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе

06.03.2023

Бүген Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашу узды.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүгенге очрашу 2022 ел йомгакларына һәм 2023 елда ГКТ эшчәнлеге перспективаларына багышланды.

Чарада катнашучыларга кереш сүз белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы сайтында очрашуның онлайн-трансляциясе оештырылды.

«Мөселман илләре белән хезмәттәшлек – безнең тышкы сәясәтнең иң мөһим өстенлекләренең берсе, - диде Марат Хөснуллин. - Россия ислам дәүләтләре өчен һәрвакыт иң ышанычлы партнер булачак».  Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда Россия белән ислам дөньясы илләре арасында товар әйләнеше 30%ка арткан.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров ассызыклаганча, ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә ныгыту - Россия сәясәтенең үзгәрмәс өстенлекләре рәтендә. Ул шулай ук быел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Малайзиягә тарихи визитыннан һәм Ислам Конференциясе Оешмасына күзәтүче буларак керү нияте турындагы тарихи белдерүенә 20 ел тулуын искәртте.

Россия бу мөхтәрәм оешмада күзәтүче статусын тәкъдим итте, дип ассызыклады Сергей Лавров. Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2006 елда «Россия – ислам дөньясы» стратегик караштөркеме төзелде, һәм хәзер аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов барлык чит ил һәм Россия коллегаларына «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше линиясе буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга, Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы коллективына даими ярдәмнәре һәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

Без бу форматта даими очрашабыз, Россия Тышкы эшләр министрлыгы мәйданчыгында мондый элемтәләр бик файдалы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү - Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген ислам дөньясы халыкара сәясәт, икътисад һәм гуманитар хезмәттәшлектә үз мәнфәгатьләре белән уникаль инсани бердәмлек, ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлеше булып тора».

Бүгенге катлаулы заманда, халыкара мөнәсәбәтләр кризисы шартларында Россия Федерациясе һәм мөселман дөньясы илләре арасында хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Россия үзенең кыйммәтле ориентирларына хокукны яклый, күп поляр дөньяны саклап калу яклы; мәдәниятләрнең күп төрлелеге ягында.

Ислам дөньясында узган ел 1100 еллыгын бәйрәм итүдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү зур резонанска ия булды, анда сезнең күбегез шәхси катнашты. Моннан тыш, Татарстан башкаласы – Казан – узган ел Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы булды.

Ел чаралары программасы кысаларында Казанда Глобаль яшьләр саммиты узды.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, мин аны Президентыбыз Владимир Путин кушуы буенча җитәклим, ислам илләрендә абруе һәм йогынтысы булган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек һәм руханилар дәрәҗәсендә консультацияләр мәйданчыгы булып тора. Бүген аңа 28 илдән һәм ИХО үзәк аппаратыннан 36 Россия вәкиле һәм 34 чит ил вәкиле керә. Төркемнең эшчәнлеге һәм составы гел киңәя бара. Аның химаясе астында икътисадый, фәнни-практик, дини һәм мәдәни характердагы чаралар үткәрелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Төркем әгъзаларының еллык гомуми утырышларына йомгак ясау үзенчәлекле булып тора. Күптән түгел утырышлар кабат практикага керде, алар Россиядә генә үткәрелми. 2021 елда утырыш Согуд Гарәбстанында Җиддә шәһәрендә узды.

Узган ел Төркем, Глобаль көн тәртибе проблемасына, инсаният һәм динара диалог үсешенә, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен яклау, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтү, яшьләр элемтәләрен һәм алмашуларын үстерү, мәгълүмат агымын һәм коммуникацияне яхшыртуга игътибар итеп, дистәдән артык зур чара уздырды.

Быел да эш расланган план нигезендә дәвам ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов 18-19 майда булачак «Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» халыкара икътисадый форумына аерым тукталды.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән форум быелдан федераль әһәмияткә ия чара буларак уздырылачак.

 «KazanForum»  – Төркем эшчәнлегенең икътисадый платформасы, бу мәгънәдә ул уникаль – Россиядә мондый форум бүтән юк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Форумның бай эшлекле программасы формалаштырылган инде, диде Рөстәм Миңнеханов, сезнең күбегез бу чараны яхшы белә, анда катнашкан.

Ул барысын да «KazanForum»га чакырды. «Без сезнең илләрдән иң киң даирә катнашучыларны җәлеп итүдә ярдәм итүегезгә өметләнәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. -Ышанам ки, кунакларның форумның эшлекле программасында катнашуы сәүдә-икътисадый, инвестицион, фәнни-техник, гуманитар һәм башка бик күп өлкәләрдә гамәли нәтиҗә бирәчәк». Сезне Татарстанда күрергә һәрвакыт шат булачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышының ахырында.

Аннары 2023 елгы чаралар турында очрашу модераторы, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

«Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» халыкара икътисадый форумы программасы турында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Форум кысаларында барлыгы 200дән артык чара планлаштырылган, шул исәптән очрашулар, эшлекле сессияләр, мәдәни программа.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.