Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Al rais Group» башкарма директоры Мөхәммәд Җәсим Әл-Рәис җитәкчелегендәге «Al Rais» туризм операторы вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитына килде. Пленар утырышның мактаулы кунагы һәм спикеры сыйфатында ул 12 нче Еллык AIM Global 2023 инвестиция форумы эшендә катнаша, форум бу көннәрдә башкала Абу Дабида ADNEC үзәк күргәзмә комплексында уза.
Татарстанда 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек алга баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 4 республика һәм 2 федераль программа кысаларында алып барыла, барлыгы 268 объект. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен Татарстан Республикасында бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта катнашучылар Туган ил өчен гомерләрен биргән барлык ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Казанда Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов, шәһәр предприятиеләренең эшче коллективлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты.
Чара Казанда, Борис Кузнецов җирләнгән Арча зиратында узды.
Ачылыш тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ярлыкау» кинофильмының премьерасында булды. Картинаны Мостай Кәримнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшергәннәр. Фильмны күрсәтүдә шулай ук башкорт шагыйре һәм язучысының оныгы Тимербулат Кәримов гаиләсе белән катнашты.