Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика сәнәгатьчеләре делегациясе Төркия Республикасына эш сәфәренә килде.
Килгәч, Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Чехов белән очраштылар.
"Татарстан безнең дәүләтләр арасында нәтиҗәле элемтә чылбыры булырга омтыла", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 1,2 млрд тәшкил итте, үсеш ике тапкырдан артык.
Шулай ук делегация Төркия һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы тәҗрибәне өйрәнү һәм мөмкин булган хезмәттәшлекне җайга салу максатыннан берничә заводта булды.