Яңалыклар

03.05.2023

Бүген Казанда «Ак Барс» гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген гольф уйнау өчен уникаль спорт объекты ачыла. Ул ассызыклаганча, бу - Татарстанда иң югары дәрәҗәдәге гольф ярышларын кабул итә алырлык беренче колачлы проект.

03.05.2023

«Динамо» җәмгыяте чын массакүләм һәм бөтен халык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде, ул әлегә кадәр бердәм коллектив буларак сакланып калды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский катнашты.

03.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты.

Очрашу «Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе (Казан) базасында узды.

Хәзерге вакытта хәрбиләр кыска вакытлы ялда.

03.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк штабы активы белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы җирләрен вертолеттан карады, чәчү барышын бәяләде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин озата йөрде.

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты.

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Минзәлә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук Минзәлә муниципаль районы җирлекләре башлыклары һәм механизаторлары белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов вертолеттан район кырларын карады, чәчү күләмен бәяләде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов озата йөрде.

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөслим районында язгы кыр эшләре темплары белән танышты. Сәфәре барышында аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озата йөрде.

02.05.2023

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Брифинг Татарстанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү чараларына багышланды.

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренә урман патруле машиналарын тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда С. Сәйдәш исемендәге ДБКЗ каршындагы мәйданда узды.

Барлыгы 28 берәмлек LADA Niva legend урман патруле автомашинасы (сертификат) тапшырылды.

Битләр: << 351 352 353 354 ( 355 ) 356 357 358 359 360 >>