Яңалыклар

30.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Республиканың кече нефть компанияләренең 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында фикер алыштылар.

30.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, берничә инновацион проект каралды.

30.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Диалог» КБАО һәм «Диалог Регионы» КБАО Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне «Диалог» КБАО һәм «Диалог Регионы» КБАО генераль директоры Владимир Табак тапшырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

30.05.2023

Татарстанда санитар-экологик ике айлык барышында экологлар тарафыннан ачыкланган 8 мең хокук бозуның 70 процентын чүплекләр тәшкил итә. Барлыгы 5,5 мең рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, алар өчен штрафлар суммасы 2,5 млн сумнан артып киткән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

30.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Континенталь хоккей лигасының 2022/2023 елгы сезонына багышланды.

29.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырыш РФ Премьер-министры Михаил Мишустин рәислегендә узды.

28.05.2023

Хөрмәтле фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм!

27.05.2023

XIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел сабан бәйрәмен Әстерхан өлкәсе кабул итә. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары Идел буе районының Три протока авылында урнашкан.

27.05.2023

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Санитар-экологик ике айлыкның барышы турындагы нотык белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

27.05.2023

Татарстан Республикасында уңыш формалаштыру буенча чаралар 2 млн 272 мең га мәйданда, ягъни планның 37%ы уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видиоконференция режимында барлык районнар да кушылды.

Битләр: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>