Роман Шәйхетдинов Иннополис халкын Шәһәр көне белән котлады

09.06.2023

Бүген Иннополис үзенең туган көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия тарихында иң яшь шәһәрне ачу тантанасыннан соң сигез ел узды.

Иннополистагы бәйрәм чарасында шәһәр халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады: «Иннополиста бүген 5 мең кеше яши, ә хезмәт миграциясен исәпкә алып – 7600 кеше! Алар - ИТ-белгечләр өчен шәһәр идеясенә ышанган һәм Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән бирегә күченгән кешеләр. Бүген бу сезнең бәйрәм!»

Спикер хәбәр иткәнчә, Иннополис илнең тулаем эчке продуктына зур өлеш кертүен дәвам итә (ул эшли башлаганнан бирле салымнар рәвешендә 14 млрд сумнан артык акча җыйган), ә соңгы вакытта үсеш темплары аеруча тизләнгән. Россиянең кече шәһәрләре рейтингында аның даими лидерлыгы (бишенче ел рәттән) мэрия командасының армый-талмый эшләве аркасында аерым горурлык өчен сәбәп булып тора.

Быел шәһәр көне чаралары программасын беренче тапкыр Иннополис халкы үзе формалаштырды. Аңа иң яхшы җирле төркемнәрнең чыгышлары, шул исәптән Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин катнашкан ВИА ' Lators, шәһәр мэры Руслан Шаһгалиевның диджей-сеты, шулай ук ВИА Волга-Волга һәм Свидание төркеменең концерт номерлары керде. Шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын балалар анимациясе һәм аквагрим, биремнәр белән дженга, зур бәйрәм торты, шәһәр альбомы өчен полароид фотолары һәм зур бәйрәм салюты көткән.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты