Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай милли химия-инжиниринг төркеме (CNCEC) идарәсе рәисе Дай Хаген белән очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-11 Санкт-Петербург - Мәскәү трассасында КАМАЗ йөк машиналарының пилотсыз хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.
Чара М-11 трассасы участогында эксперименталь хокукый режим (ЭХР) кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәрнә килде. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу.
Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.
Кибер киңлектә арта барган десруктив активлык җитди кыенлыклар тудыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде. Утырышта катнашучылар кибер иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара КНИТУ-КАИ мәйданчыгында узды. Модераторы - Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервының яңа составы (ТР идарәче кадрлар резервы) белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда «Чернек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве.