Яңалыклар

15.05.2023

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Халыкара гаилә көне белән котлады.

15.05.2023

Бүген Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез»юбилей V Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.  

13.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкның барышы турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

13.05.2023

KazanForum кысаларында булачак чараларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

13.05.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

13.05.2023

13 майга республикада 1 млн 411 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 45,5%ы. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүматларны җиткерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

12.05.2023

Татарстан Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джанита Абейвикрема Лиянаге ханым белән очрашуда белдерде.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

12.05.2023

Бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эш өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең коррупцияне профилактикалау һәм шәхси җаваплылыгы турында Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында сөйләделәр.

Утырышны Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2022 елда коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар каралды.

11.05.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Комиссия эшендә Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомство җитәкчеләре һәм архитектура берләшмәсе әгъзалары катнашты.

11.05.2023

Бүген Казан Кремлендә «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы - 2022-2023 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионаты җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Тантанада Ттарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан командасы 11 тапкыр ил чемпионы булды инде.

Битләр: << 351 ( 352 ) 353 354 355 356 357 358 359 360 >>