Татарстанда 1 млн 917 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 62%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан гомуми мәйданы 926 мең кв. м. булган 115 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, ягъни планлаштырылган күләмнең 65%ы. Төзелеш стадиясендә тагын 82 йорт. Социаль ипотека программасы кысаларында 81 мең кв.метрлык 20 йорт файдалануга тапшырылган - йөкләмәләрнең гомуми күләменең 50%ы. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 60%ка үтәлгән - 911 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа юнәлгән. «Торак» федераль проектына 2 юл һәм 5 инженерлык инфраструктурасы объекты керә. Алар буенча гомуми башкару 67% тәшкил итә. Компакт торак төзелеше өчен җиде мәйданчык буенча эш «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Алар буенча гомуми башкару 66% тәшкил итә. Агымдагы атнада Лаеш һәм Чирмешән районнарында эшләр тәмамланган.
Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 67 процентка башкарылган. Бу атнада Мамадыш шәһәрендә 240/120 урынга исәпләнгән мәктәп-бакча төзелеше тәмамланган. Шулай ук ике балалар бакчасы төзелә. Бер объектның әзерлеге 76%, икенчесе 27% дип бәяләнә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа гамәлгә ашырыла. Аларның берсендә 42 муниципаль берәмлектә 47 фельдшер-акушерлык пункты төзү каралган. Биредә эш күләменең 65%ы башкарылган. Шушы атнада объектны Кама Тамагы районында төгәлләгәннәр. Икенче программа кысаларында 4 поликлиника төзелә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 49% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагының ике программасына 7 район һәм авыл мәдәният йорты керә. Бүгенге көндә эшләрнең 79%ы башкарылган. Биектау районында авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.
2 программа буенча 5 объект әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына кертелгән. Аларның дүртесе «Экология» илкүләм проектының бер өлеше булып тора: Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү – 60,7%; Казан шәһәрендәге балчык кырларын рекультивацияләү - 50%; Түбән Кама сусаклагычындагы торба үткәргечләрне демонтажлау - 24%; Казан шәһәрендәге Самосырово полигонын рекультивацияләү - 61,5%. «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янындагы ярларын ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 84% тәшкил итә.
3 төзекләндерү программасы кысаларында 68 җәмәгать киңлеге буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 17% дип бәяләнә.
Республика программалары кысаларында 4 ябык футбол манежы (гомуми үтәлеше 29%), 5 балаларны савыктыру лагеры (30%), 8 торак пункты башкарма комитеты бинасы (65%) төзелә.
Бу атнада Казанда һәм Саба районында ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланган. Тагын 2 объектта эш дәвам итә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты буенча эшләрнең 89%ы башкарылган. Агымдагы атнада Әлмәт һәм Саба районнарында ике объект төзелеше тәмамланган.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү 5 республика һәм ике федераль программа кысаларында алып барыла. «Чиста су» программасы буенча республика өлеше кысаларында эшләр күләме 43% тәшкил итә. Бу атнада Әлки һәм Кайбыч районнарында эшләр төгәлләнгән. Урамнарны яктыртуны торгызу буенча эшләр башкару 37% тәшкил итә. 5 районда – Кайбыч, Әлмәт, Кама Тамагы, Әлки һәм Актаныш районнарында эшләр тәмамланган. Газ куллану челтәрләрен ремонтлау һәм казаннарны алыштыру буенча бюджет учреждениеләрендә эш күләменең 14%ы башкарылган. Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү буенча котельнаялар урнаштырып 8% тәшкил итә. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләрнең 33 проценты башкарылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм биологик чистарту корылмалары төзелешенең 3 объекты буенча төзелеш-монтаж эшләре үтәлеше 36% тәшкил итә.
«Чиста су» федераль проекты буенча бу атнада ике яңа объектта эшли башлаганнар :Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә су әзерләү станциясен төзү һәм Тукай районында су белән тәэмин итү челтәрләрен. Тукай районының Белоус авылында челтәрләр (76%) һәм Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын (90%) төзү буенча эшләр дәвам итә.
Министрлык муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару буенча эшен мониторинглауны дәвам итә. Июнь башына системада муниципаль хезмәт күрсәтүләр буенча 6 мең 868 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 7 мең 26 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләр буенча да төзелгән.
Төзелә торган объектларны хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүгә тикшерү даими нигездә алып барыла. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1013 тапкыр булдылар. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 464 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче - Баш инвестиция-төзелеш идарәсе - төзелә торган объектларны 256 тапкыр тикшергән. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 472 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән.
Беренче июньдә традицион республика санитар-эпидемиологик ике айлыгы тәмамланган. Аның аерылгысыз өлеше - тармакта катнашучыларның экологик законнарны үтәвен тикшерү. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 64 тикшерү үткәргән, алар барышында закон нормаларын бозуның 64 очрагы ачыкланган. 63 беркетмә төзелгән, 16 юридик зат һәм 16 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Гомуми суммасы 1 млн 420 мең сум булган штрафлар салынган.