Яңалыклар

24.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэфэйда (КХР) узган «Аньхой-Татарстан» бизнес – форумында катнашты.

23.05.2023

Бүген Мәскәүдә Кремльнең Екатеринский залында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Күренекле россиялеләрнең мәдәният, космонавтика, мәгариф, шулай ук башка өлкәләрдәге эшчәнлеге билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та бар.

23.05.2023

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аньхой провинциясе губернаторы Ван Циньсян әфәнде белән очрашты.

23.05.2023

2023 елгы җәйге балаларны савыктыру кампаниясендә 168 меңгә якын Татарстан баласы катнашачак. Балалар палаткалы, стационар, мәктәп яны лагерьларында, шулай ук Кара диңгез яр буенда ял итәчәк. Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.

23.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Хэфэй шәһәренә (Аньхой провинциясе) килде.

23.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Шанхайда Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашты. Кытай ягыннан Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры Ли Цян чыгыш ясады.

22.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән очрашты. Очрашу ТР Рәисенең Кытайга эш сәфәре кысаларында узды.

22.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде.

21.05.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендә булды һәм Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачуда катнашты.

21.05.2023

Татарстанның борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкярләре күргәзмәсендә булды.

Битләр: << ( 361 ) 362 363 364 365 366 367 368 369 370 >>