Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Тигран Хачатуров белән очрашты.
Берничә уртак проект буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Яклар шулай ук икътисад өлкәсендәге кайбер актуаль темалар буенча фикер алыштылар.