Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Олег Балабанов белән очрашты.
Алга таба хезмәттәшлек итү, эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәттәшлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Транснефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә нигезләнгән.
Олег Балабанов 2023 елның 6 июнендә «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры итеп билгеләнгән.