Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Катар Дәүләтенең Мәгариф һәм югары белем министры Бүсәйнә Әл Нүәйми ханым белән очрашты.
Очрашу «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында узды, ул бу көннәрдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза һәм анда дөньяның 20 иленнән мәгариф министрлары җыелган.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Катарның Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең мөһим һәм ышанычлы партнеры булуын билгеләп үтте. "Без ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. -Фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөһим. Безгә илебез өчен әһәмиятле тармакларда, шул исәптән яшь галимнәр катнашында да, уртак фәнни тикшеренүләр мөмкинлеген карарга кирәк дип ышанам.
Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе проектына аерым тукталды, ул исламның мәдәни традицияләрен саклап калырга һәм ислам мәгарифенә һәм фәненә сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә.
"Мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләребезне үстерү өчен мәктәп, студентлар, укытучылар делегацияләре белән алмашуны оештырырга тәкъдим итәм", - диде очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Катар Дәүләтенең Мәгариф һәм югары белем министры Бүсәйнә Әл Нүәйми ханым халыкара форум кысаларында тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшләре белән берничә мөһим тема буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Кунакчыллык, тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Безнең кайбер студентлар сезнең югары уку йортларында да укый», - диде министр, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Очрашу барышында шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.