Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасында "Фән һәм университетлар" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кураторы Роман Шәйхетдинов Казанга эш сәфәренә килгән Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков очрашуында катнашты.
Бу, аерым алганда, Мьянма Берлеге Республикасы Югары белем министры Ньюн Пхей, Зимбабве Республикасы Югары белем, инновацияләр, фән һәм технологияләр үсеше министры Амон Мурвира һәм Катар Дәүләте Мәгариф һәм югары белем министры Бүссәйнә Әл Нүәйми белән очрашулар. Барлык санап үтелгән кунаклар Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумында катнашу өчен килгәннәр.
Очрашуларда Россия һәм чит илләрнең мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шул исәптән университетлар һәм тикшеренү институтлары дәрәҗәсендә кооперация элемтәләрен үстерү турында фикер алыштылар.