Яңалыклар

05.06.2023

Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе республиканың икътисадый үсешендә мөһим роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында хәбәр итте. Чара Казан вертолетлар заводы территориясендә узды.

05.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Очрашу А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда узды.

05.06.2023

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

05.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаменты директоры Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

03.06.2023

Семык бәйрәме Татарстанның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Семык марый мәдәнияте республика бәйрәмендә әйтте. Чара Әгерҗе районы Пеләмеш авылында узды. Бәйрәмгә Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев һәм «Россия марыйлары» федераль милли-мәдәни автономия Советы рәисе Лариса Яковлева килде. Кунакларны Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов озата йөрде.

03.06.2023

Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

 

03.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләренең ничек баруы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

03.06.2023

Татарстан Республикасында 1 июньдә балаларны җәйге савыктыру кампаниясе башланды. 68 меңнән артык баланы җәйге савыктыру планлаштырыла, 1,5 меңнән артык җәйге савыктыру лагерьлары эшләячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

03.06.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

02.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эш сәфәре кылды һәм яңа кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде.

 

Битләр: << 351 352 353 354 355 ( 356 ) 357 358 359 360 >>