Алексей Песошин Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты

09.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Алексей Песошинның эш кабинетында узды. Татарстан территориясендә юллар салу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләр тикшерелде. Бу шул исәптән М‑12 Восток, М‑7 Волга, М-5, башка трассалар кысаларында автомобиль юллары участокларын төзү.

Роман Новиков билгеләп үткәнчә, юл тармагы – иң тотрыклысы, һәм тармак алдына куелган барлык бурычлар үтәлә.

Роман Новиков Татарстанга илкүләм проектлар кысаларында юлар салу өлкәсендәге эшләрне башкару динамикасы өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.