Рөстәм Миңнеханов ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа прокурорын тәкъдим итүдә катнашты

09.10.2023

Бүген Татарстан Республикасының яңа прокуроры Альберт Суяргуловны ведомство коллективына тәкъдим иттеләр. Яңа прокурорны тәкъдим итүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан прокурорын коллективка Россия Генераль прокурорының беренче урынбасары Анатолий Разинкин тәкъдим итте. РФ Генераль прокуроры кушуы буенча ул Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 29 сентябрендәге (№ 731) Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфасына биш елга билгеләнү һәм Суяргулов Альберт Зәки улын Санкт-Петербург шәһәре прокуроры урынбасары вазыйфасыннан азат итү турындагы Указын игълан итте.

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан – илнең терәк төбәге, традицион рәвештә социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре буенча алдынгы позициядә тора. "Безнең эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләренә республиканың хокук саклау органнары, шул исәптән прокуратура белән уртак нәтиҗәле эш нәтиҗәсендә ирешелде, - диде ул. - Ведомствоның барлык хезмәткәрләренә хезмәтләре, фидакарьлекләре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ведомствоның даими контролендә гражданнарның һәм бизнесның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча киң колачлы мәсьәләләр тора. Прокурор ышанычлы яклау булырга тиеш. Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру өлешендә күзәтчелеккә зур игътибар бирелергә тиеш».

Җавап сүзендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Россия Федерациясе Президентына һәм РФ Генераль прокурорына күрсәтелгән ышаныч һәм бу вазыйфага билгеләнү өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. "Бу вазыйфада эшнең мөһимлеген һәм һәр адымның әһәмиятен аңлыйм", - диде ул. - Минем һөнәри эшчәнлегемнең төп максатлары һәрвакыт үзгәрешсез калды - үз илемә һәм халкыма хезмәт итү. Татарстан - куәтле икътисадый потенциалы, тарихи мирасы һәм төрле традицияләре булган төбәк. Ләкин теләсә кайсы төбәкнең төп байлыгы - аның кешеләре. Республиканың олы казанышларына караганда аның халкы хезмәт сөючәнлеге, ныклап тырышуы һәм прогресска омтылышы белән аерылып тора. Мин үз бурычларым итеп закон өстенлеген, гаделлекне, дәүләт белән җәмгыятьнең үзара һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен тәэмин итүне, Татарстанда яшәүче һәр кешенең хокукларын һәм ирекләрен яклауны, шулай ук дәүләт мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклауны күрәм».

Белешмә өчен:

Суяргулов Альберт Зәки улы 1982 елда туган.

Белеме:

Югары техник - 2004 елда Санкт-Петербург Хәрби-диңгез институтын тәмамлый.

Югары юридик - 2010 елда Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлый.

Прокуратура органнарында хезмәт эшчәнлеге:

2010 елдан 2011 елга кадәр Ленинград өлкәсе прокуратурасының Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

2011 елда Ленинград өлкәсе прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсендә гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2011 елның декабреннән 2012 елга кадәр Санкт – Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2012 елдан 2014 елга кадәр Санкт-Петербург шәһәренең Выборг районы прокуроры урынбасары.

2014 елдан 2017 елга кадәр Санкт-Петербург шәһәренең Курорт районы прокуроры урынбасары.

2017 елның августыннан октябрьгә кадәр Санкт – Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсенең кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге начальнигы.

2017 елдан 2022 елга кадәр Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы.

2022 елдан 2023 елга кадәр Санкт-Петербург шәһәре прокуроры урынбасары.

Исемле корал, «Советлар Союзы флоты адмиралы С.Г. Горшков» медале, Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы белән бүләкләнгән. 2022 елда Альберт Суяргуловка вакытыннан алда юстициянең өлкән киңәшчесе класслы чины бирелә.

Россия Федерациясе Президентының 29.09.2023 № 731 Указы белән Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләнгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.