Рөстәм Миңнеханов ЦУМ бинасын карады, анда халык-сәнгать кәсепләре һәм осталары үзәген урнаштыру планлаштырыла

10.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ЦУМ бинасын карады, анда халык-сәнгать кәсепләре һәм осталары үзәген урнаштыру планлаштырыла.

Объектның мәйданы 32 мең квадрат метр. Рөстәм Миңнеханов иң аскы катны, беренче һәм икенче катларның төп залларын карады, бина тирәсендәге территория буенча үтте.

Концепция буенча, бинага остаханәләр, җитештерү мәйданчыклары, мастер-класслар үткәрү өчен урыннар урнаштырылачак. Җәмәгать киңлеге казанлылар өчен дә, туристлар өчен дә җәлеп итү урыны булачак.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә барлык катларны карап чыгу, остаханә һәм җитештерү нокталары өчен файдалы мәйданнарны билгеләү бурычын куйды. Шулай ук электр, вентиляция алыштырылачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов туклану зоналарын карарга кушты. Якын арада төзүчеләр реконструкциягә керешәчәк.

"Иң мөһиме - бу урын кешеләр өчен җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш», - дип нәтиҗә ясады республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.