Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады

15.10.2023

Татарстан Республикасының барлык әтиләрен бәйрәм белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез! Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә гаилә институтын ныгыту һәм әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатыннан 2021 елдан мөһим бәйрәм даталары календаре буенча Әтиләр көне барлыкка килде.

Әти булу - чын ир-атның миссиясе һәм максаты.

Әти - ул яклау һәм таяныч, көч һәм батырлык, гаиләнең иминлеге һәм тынычлыгы. Безнең һәрберебезнең балачак хатирәләре нәкъ менә әти образына бәйле. Кызына ул наз һәм мәхәббәт бүләк итә, улына белгәннәрен өйрәтә һәм үз үрнәге белән гаиләсен һәм Ватанын сакларга һәрвакыт әзер булган ир-ат булуның нәрсә икәнлеген күрсәтә. Нәкъ менә әтиләр гаилә институтын саклауда һәм тотрыклы үстерүдә, илебезнең гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен һәм нигезләрен саклауда, республика һәм дәүләт иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйный.

Барлык әтиләргә дә озак еллар үз гаиләләре өчен ышанычлы таяныч һәм үрнәк булып калуларын телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм иминлек хөкем сөрсен, ә әти булу шатлыгы, балаларның уңышлары һәм җиңүләре сезне көчлерәк һәм бәхетлерәк итсен.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.