Татарстан Республикасында 2023 елның 13 октябренә 2 млн. 936 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 95%ы. Коммерциячел торак өлешендә 1 млн 154 мең кв. м мәйданлы 144 күп фатирлы йорт тапшырылган. Бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 81%ы.
2023 елгы социаль ипотека программасы 81%ка үтәлгән: 130,4 мең кв.метрга 35 йорт әзер. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 9%ка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 652 мең кв. м тәшкил итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, торак төзелешенә ярдәмгә ике федераль программа җибәрелгән. Бу «Торак» федераль проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы.
Әйтик, 26 объект кертелгән «Торак» федераль проекты буенча гомуми үтәлеш 62% тәшкил итә. Бу атнада Казанда һәм Лаеш районында ике юл төзелеше тәмамланган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык әзерләнә. Аларның берсе - Саба районында эшли (башкару 92% тәшкил итә).
Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объект буенча башкару 81% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа буенча хәл түбәндәгечә. Мәсәлән, 53 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше буенча эш күләме 99%ка үтәлгән. Аларның 2се эшләнә әле. Агымдагы атнада Чистай, Балык Бистәсе, Азнакай һәм Түбән Кама районнарында эшләр төгәлләнгән.
4 поликлиника төзү буенча эшләр 89%ка башкарылган. Подрядчыларның Казан шәһәрендә 2 объекты бар.
«Мәдәният» тармагында ике программа гамәлгә ашырыла. Аларда 12 объект кертелгән (әзерлек 93% дип бәяләнә). 7 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә.
Әйләнә-тирә мохитне саклауга 2 федераль программа юнәлтелгән. «Экология» илкүләм проектына 4 проект керә: Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (68% үтәү), Казанда балчык кырларын рекультивацияләү (55% үтәү), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау (96%), Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (84% үтәү).
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычының яр буйларын ныгыту дәвам итә (башкару 91% тәшкил итә).
Җәмәгать киңлекләре өч программа кысаларында төзекләндерелә. 68 объектның 42се подрядчыларда әле (башкару 91% дип бәяләнә). Бу атнада 6 муниципалитетта – Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Югары Ослан, Әлки һәм Әтнә районнарында эшләр тәмамланган.
Алексей Фролов төзелешләре республика программалары буенча алып барыла торган объектлар турында да мәгълүмат бирде.
Дүрт ябык футбол манежының берсен төзү тәмамланып килә, аның буенча башкару 97% тәшкил итә. Бу атнада Апас районында ябык футбол манежы буенча эшләр тәмамланган.
6 балаларны савыктыру лагере буенча эшләр 83%ка башкарылган.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү дәвам итә. «Эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча республика өлеше кысаларында эш күләме 99%ка җиткән.
Гомумән алганда, 115 объектның 7се эшләнә. Узган ике атна эчендә 7 объектта – Казанда, Алексеевск, Балык Бистәсе, Югары Ослан районнарында, Чаллыда, Спас һәм Мөслим районнарында эшләр тәмамланган.
Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча 33 объектның берсе Спас районында эшләнә әле (башкару 60% тәшкил итә).
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 11 объектның берсе Биектау районында кала, аның буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. Агымдагы атнада Саба районында эшләр төгәлләнгән.
Программаның федераль өлеше түбәндәгечә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында челтәрләр төзү буенча эшләр дәвам итә. 9 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 67% тәшкил итте. Бу атнада Кукмара районында эшләр төгәлләнгән.
«Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә су әзерләү станциясе төзелә (башкару 95% тәшкил итә), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре (97%), Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы буенча эшләр 99%ка башкарылган.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча 30 объект буенча эшләр 92% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казандагы 3 объектта эшләр тәмамланган.
Алексей Фролов шулай ук җылы бирү чоры башлану турында мәгълүмат китерде. Бүгенге көндә торак фондының һәм социаль-мәдәни өлкәнең барлык объектларына җылылык җибәрелгән. Аның сүзләренчә, төп эш әзерлек паспортларын алу өлешендә булырга тиеш. Ростехнадзор мәгълүматлары буенча, җылы бирү чорына әзерлек актларын рәсмиләштерүне 16 муниципалитетта 45 оешма дәвам итә; 115 оешма әзерлек актларын алган инде, шуларның 68 оешмасы 29 районда тулысынча эшен тәмамлаган.