Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Родриго Баэна Соарес әфәнде белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Родриго Баэна Соарес Казанга эш сәфәренә килгән.
Ләйлә Фазлыева, кунакны сәламләп, Татарстан Бразилия Федератив Республикасы белән Россия-Бразилия дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүне югары бәяли, дип билгеләп үтте. "Сезнең республикабызга визитыгыз безнең илләрнең уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегендә яңа этәргеч булачак", - диде ул.
Ләйлә Фазлыева шулай ук Бразилиянең Татарстан өчен мөһим партнер булуын ассызыклады.
Аның сүзләренчә, 2023 елда хезмәттәшлек товар әйләнеше үсешен күрсәтә, әмма шул ук вакытта якларның хезмәттәшлекне тагын да арттыру өчен резервлары бар.
Үз чиратында, Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Родриго Баэна Соарес Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, аерым алганда, Татарстан башкаласының Россиянең туризм энҗеләренең берсе булуын билгеләп үтте.