Рөстәм Миңнеханов: Республиканың юллар тармагында федераль дәрәҗәдәге колачлы проектлар гамәлгә ашырыла

13.10.2023

Юллар тармагы - икътисад өчен иң мөһимнәрнең берсе, аның эш нәтиҗәлелеге турыдан-туры гражданнарның социаль-икътисадый үсешенә, иминлегенә һәм тормыш сыйфатына йогынты ясый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә (2023 елда ул 15 октябрьгә туры килә).

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың юллар тармагында соңгы елларда федераль дәрәҗәдәге колачлы проектлар гамәлгә ашырыла.

"Быел декабрь ахырында М-12 трассасы буенча хәрәкәт эшли башлаячак, - диде ул. - 2024 елда Әлмәткә кадәр автомобиль юлы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук М-7 трассасын киңәйтү өлешендә Түбән Кама һәм Чаллыны урап узып, Кама елгасы аша күпер буйлап юл төзү программасы алып барыла. Бу трасса заманча таләпләргә туры киләчәк.

Болар барысы да дәүләт башлыгы – илебез Президенты Владимир Путин кабул иткән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланган карарлар аркасында мөмкин булды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Республикада төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау кысаларында зур эш бара. Быел әлеге проектларга 72 млрд сум юнәлдереләчәк», - диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, бу атнада республика һәм Казан өчен ике мөһим вакыйга булды. Кабан күле аша Назарбаев урамында күпер ачылды һәм Вознесение трактатының беренче этабында хәрәкәт башланды.

Татарстан Рәисе «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләүче юл салучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул төзекләндерү программасына 9 млрд сумлык финанслау күләме белән күп фатирлы йортларның 960 ишегалды керүен искәртте, шулардан юл эшләре 7,4 млрд сумга якын тәшкил итә.

"Без юл салучыларга һөнәри эшләре өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук барлык эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарылачагына ышаныч белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.