Татарстанда мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә 4 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән

17.10.2023

Татарстанда 2023 елда мәдәни мирас объектларын саклауга 4 млрд сум акча бүлеп бирелде, дип сөйләде ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

"Быел гына да архитектор-реставраторлар игътибары зонасында 30дан артык һәйкәл бар. Аларны саклауга бюджеттан 4 млрд сумга якын акча юнәлтелгән», — диде ул.

Иван Гущин шулай ук билгеләп үткәнчә, эшләрне финанслау өстенлекле бурычларны һәм объектларның техник торышын исәпкә алып барыла.

"Әлеге сан җитәрлек дәрәҗәдә җитди. Ул тармакка аңлы, эзлекле мөнәсәбәтне раслый", - дип нәтиҗә ясады спикер.

Бүгенге көндә Татарстанда 1 721 мәдәни мирас объекты бар, 3 574е - ачыкланганы.

Якын арада Татарстанда җиде мәдәни мирас объектын реставрацияләү башланачак. "Без төп әзерлек этапларын үткәрдек һәм фәнни-проект документациясе эшләдек инде", — дип билгеләп үтте Иван Гущин.

Әйтик, якын арада Балтач районында XIX гасыр Мортаза бай киез фабрикасы бинасында, Алабугада Екатерина прогимназиясе руханилары бинасында, элек халык аудиториясе урнашкан Минзәлә драма театрында, Арча районында Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музеенда эшләр башларга планлаштыралар. Алардан тыш, исемлеккә Бөгелмәдәге «Халык йорты» һәм Мамадыштагы олимпия резервы республика спорт мәктәбе урнашкан сәүдәгәр Жуков йорты керде.

В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең «Метеор бүлеге павильоны» да реставрацияләнәчәк. Реставрация проектын «Татинвестгражданпроект» эшли. "Шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын, шул исәптән югары, түбән басымлы газүткәргечне реконструкцияләү проекты әзерләнә", — дип өстәде Иван Гущин.

Хәзерге вакытта инде урман-патологик тикшерү, табигый дренаж канауларын чистарту һәм торгызу буенча эш һәм башка берничә гамәлгән башкарылган инде.

Спикер Шулай ук «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» сентябрьдә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искәртте. "Бу казаныш Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зур эше һәм шәхси катнашуы аркасында мөмкин булды", — дип нәтиҗә ясады комитет рәисе.

Шулай ук Иван Гущин, Сөембикә манарасының кирпеч диварлары җимерелеп бара, дип хәбәр итә, әмма хәзерге вакытта аңа бернинди дә куркыныч янамый. Бинаны тикшерүләр, шул исәптән лазер технологияләрен кулланып та үткәрелгән.

Иван Гущин билгеләп үткәнчә, аны реставрацияләү буенча эшләр этаплап бара: башта авариягә каршы чаралар үткәрелә, тикшерү һәм проект карарлары нәтиҗәләре әзер. "Икенче этап - манараны яраклаштыру, ул туризм кластерына җәлеп ителергә һәм туристлар өчен ачык булырга тиеш», — диде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе.

Исегезгә төшерәбез, кичә Үзәк Банк яңартылган купюралар тәкъдим итте. Сөембикә манарасы 1 мең сумлык банкнотка төшерелгән.


"Татар-Информ" МА.