Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Төбәкара хезмәттәшлек, төрле юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Калмыкия коллегалары инвесторлар өчен шартлар тудыру, эчке туризмны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һ. б. мәсьәләләрдәге Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Төбәкара хезмәттәшлек, берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Марий Эл Республикасын аеруча Татарстанның махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсен өйрәнү кызыксындыра.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн режимда трансляцияләнде.
Утырыш 2023 елда ТР Төзелеш министрлыгы эшенә йомгак ясауга һәм агымдагы 2024 елга бурычларга багышланды. Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды һәм «Агымнар» һәм «Девелопмент» яңа фәнни-белем бирү үзәкләре эше белән танышты. Республика Рәисен КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш компанияләре вәкилләре озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире шәех Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.
Республиканың мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре Татарстанның Беренче Президентын туган көне белән котларга килделәр.
Катлаулы һава шартлары вакытында юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Коллегия тармакның 2023 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында узды.
Коллегия башланганчы, видеоконференцэлемтә режимында төзеләкндерелгән 32 почта элемтәсе бүлекчәсен ачу тантанасы узды.