Рөстәм Миңнеханов: Кытай белән хезмәттәшлегебез - бүгенге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләр ничек төзелергә тиешлегенең мисалы

21.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе урынбасары Чэнь У әфәнде белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. "Безнең хезмәттәшлек - хәзерге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләрнең ничек төзелергә тиешлегенең мисалы. Безнең илләр лидерларының ике яклы элемтәләргә игътибары Россия һәм КХР арасында төбәкара хезмәттәшлек өчен шактый мөмкинлекләр ача", - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Ул Татарстанның үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә өлеш кертергә тырышуына игътибар итте. "Эшлекле даирәләрнең үзара бәйләнеше өчен бик күп юнәлешләр бар. Бу - сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, ИТ-өлкәдә кооперация, шул исәптән Иннополис Университеты белән, сәламәтлек саклау өлкәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чэнь У Казанга килеп, шәһәрнең бай тарихы белән танышуына бик шат булуын билгеләп үтте. "Сезне шундый әһәмиятле чара уздыруыгыз белән котлыйсым килә. „Киләчәк уеннары"нда катнашу безнең өчен зур хөрмәт", - дип өстәде ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.