Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Гарлит Байлен белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның төрле тармакларында булган элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.
Бу - Филиппин Илчесе Игорь Гарлит Байленның Казанга беренче визиты. Филипинн делегациясе Татарстанга «Киләчәк уены» турнирында катнашу өчен килгән.
Игорь Гарлит Байлен «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасының зурлыгын, шулай ук Татарстанга хас булган милли кунакчыллыкны билгеләп үтте
Казанда булу кысаларында Илче әфәнде шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Бердәм презентация үзәгендә булды, республиканың инвестицион потенциалы белән танышты.