Россия Президенты Владимир Путин М-12 трассасында күп функцияле юл сервисы зонасында булды. Анда дәүләт Башлыгы «КамАЗ»ны үзе йөртеп барды.
РФ Президенты белән бергә станциягә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та барды.
Владимир Путин яңа трассаны үстерү перспективалары белән танышты, киләчәктә аны Владивостокка кадәр дәвам итү планлаштырыла.
Шулай ук дәүләт Башлыгына күп функцияле зонада машина йөртүчеләр өчен күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләделәр. Трассада барлыгы 32 шундый объект планлаштырылган.