Яңалыклар

16.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы турында хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар  белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.12.2023

М-12 "Көнчыгыш" тиз йөрешле автомобиль юлын ачу – республика һәм ил өчен эпохаль вакыйга. Россия тарихында мондый инфраструктура проектлары мондый кыска вакыт эчендә беркайчан да төзелмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

16.12.2023

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Алтай таулары хуҗасы" документаль-тикшеренү фильмының премьерасында булды. Чара «Мир» кинотеатрында (Казан) узды.

Тапшыру башланганчы алып баручы документаль фильмның премьерасында катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен укыды.

15.12.2023

Татарстан Республикасы, Россия Финанс министрлыгының социаль-икътисадый бәяләмәсе буенча, төп күрсәткечләр буенча федерация субъектлары арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында, инвестицион климат буенча федерация субъектлары арасында Мәскәүдән соң икенче урында тора. Бу хакта бүген Россия Финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә белдерде.

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия Федерациясе Финанс министрлыгының югары бүләген тапшырды.

Бүләкләү Казанда, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды.

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2024 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

15.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә быел Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәүнең беренчел йомгаклары һәм 2024 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  коллегия утырышын уздырды. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

14.12.2023

Бүген Н.И. Фешин ис. Казан сәнгать училищесында  Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул бүгенге чараның дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим темага – патриотик тәрбиядә мәдәният роленә багышлануын ассызыклады.

14.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2023 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

Битләр: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>